Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда Җиңү көнендә салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле

Салют Казансу акваториясендә аттырыла.

Казанда Җиңү көнендә бәйрәм салютын карау өчен иң яхшы урыннарны Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйтеп үтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә «День Победы» җыры белән башлана. Аның трансляциясе «ТНВ» телеканалында барачак.

Салют Казансу акваториясендә аттырыла. Салютны карау өчен иң яхшы урыннар –  Меңьеллык мәйданы һәм Казансу яр буе, «Казан» гаилә үзәге яны һәм Кремль яр буе», – диде ул.

Абзалов сүзләренчә, 9 майда Казан гарнизоны гаскәрләренең башкаланың Меңьеллык мәйданыннан тантаналы узуы төп вакыйга булачак. Анда меңнән артык кеше катнаша. Тамашачыларга 24 берәмлек хәрби техника күрсәтеләчәк.

Парадны карау өчен иң яхшы урын Казан Кремле янындагы сөзәк урын булачак. Биредә ретроавтомобильләр колоннасы да узачак. Бәйрәм концертында күпмеңле хор һәм Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжевның чыгышы көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев