Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Карталарны медик тутыра

Һәр әни бала туу белән анарга никадәр төрледән-төрле документ һәм кәгазь кирәклеген яхшы белә.

Һәм 026 медицина белешмәсе иң төп белешмәләр арасына керә. Нәкъ менә бу белешмә (карта) баланы балалар бакчасыннан алып һәм бөтен мәктәп тормышы дәвамында озатып бара.

Редакциягә бер авылда укучы баланың атааналары мөрәҗәгать итте. Алар 026 формасы буенча белешмәне кем тутырырга тиеш булуы белән кызыксыналар: укытучылармы яки медицина хезмәткәреме.

Бу сорауга  район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөсстәм Шәрәфетдинов җавап бирә.
– Әлеге медицина белешмәсен мәгариф учреждениесенең медицина хезмәткәре рәсмиләштерә, – дип ассызыклады табиб.

– Авыл мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында табибләр юк, шуңа күрә без фельдшерларны 026 формасы буенча картаны рәсмиләштерергә сорыйбыз. Медицина бәяләмәләрен укытучы яза алмый. Кагыйдә буларак, бу карталар мәктәпләрдә яки фельдшерда саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев