Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Карина призлар яулый

Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне үтте.

Авыл кешесе элек-электән үзенең тормышын аттан башка күз алдына да китерә алмаган. Һәм бүген дә, технология, электроника үсеш алганда, авыл халкы борынгы йолаларга тугры булып кала бирә.

Рәсми мәгълүматларга караганда Татарстанда шәхси һәм фермер хуҗалыкларында төрле токымлы 34 меңнән артык ат асрала.
Ат узышларында республиканың төрле районнарыннан килгән йөздән артык чабышкы аты катнашты. Шул исәптән Аксубай районын тәкъдим иткән Николай Охотниковның Карина  кушаматлы аты да.

Атларның нинди токымнан булуына һәм җайдакларның яшенә бәйле рәвештә чабышлар берничә номинациядә үтте. Ярымканлы узыш атлары токымында Николай Охотниковның җайдак Владимир Ермолаев идарә иткән Карина кушаматлы аты өченче урынны алды. Уңыш бәхәссез.

Карина өчен бу бердәнбер уңышлы чыгыш түгел. Соңгы елларда бу ат төрле рангтагы ярышларда хуҗасын үзенең яхшы нәтиҗәләре белән сөендерә. Татарстан  бәйсезлеге көнендә ул Яр Чаллыда ат чабышларында катнашты һәм җиңүгә иреште, шулай ук район Сабан туенда да финишка беренче булып килде.

– Спорт атын асрау безнең гаилә өчен матур йола, – дип сөйли ат хуҗасы Николай Охотников. –  Әлбәттә инде, хуҗалыкта ат асрау җиңел түгел, моның белән һәр хуҗа килешә. Ә узышларда катнашкан атны бигрәк тә.

Ат матур күренсен, нык, сәламәт булсын, узышларда атаклы чабышкы атларына көндәшлек тудырсын өчен тиешле шартлар да тудырырга кирәк. Маллар шулай ук игътибар һәм яхшы тәрбия дә  таләп итә. Үзебезнең вакытыбыз һәм чыгымнарыбыз белән исәпләшмичә, без көндәлек тормышта боларның барысын да үтәргә тырышабыз.

Ә тырышлык үз җимешләрен бирә. Хуҗа әйткәнчә, Карина ышанычны аклаганда бөтен гаилә әгъзасы ихластан сөенә. Аның көче ташып тора. Алга таба да җиңүләргә ирешер дип ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев