Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшь аксубайлылар инклюзив бакчада бик яхшы уңыш үстергәннәр

Быел яз көне «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре яшелчәләр, чәчәкләр утырту буенча социаль хезмәтләр алучылар белән практик дәресләр үткәрделәр.

Алар ахыргы нәтиҗә белән бик кызыксыналар: кечкенә көнбагыш бөртекләреннән зур җимеш үсеп чыгуына гаҗәпләнәләр. Уртак эш балаларны рухландырды. Бүлек белгечләре белән фикер алышканнан соң, яшь бакчачылар помидор, кыяр, борыч, петрушка һәм бәрхет чәчәкләр утырттылар.

Иртә яздан үсентеләрне тәрбияләделәр: су сиптеләр, утадылар һәм аларның үсүен күзәттеләр. Балалар өчен бу белем бирү генә түгел, ә тәрбия дәресе дә булды. Инклюзив бакчага килгән саен яшь бакчачылар төркеме күзәтүләрнең махсус көндәлегендә үзгәрешләрне билгеләп бардылар. Дәресләрдә катнашучылар табигать турында кайгыртуның мөһимлеген аңладылар.

Берничә айдан уңышны җыеп алдылар. Ул шәп килеп чыккан. Кып-кызыл, сусыл помидорлар, кыярлар, яшелчәләр, борычлар инклюзив кухняда салатлар әзерләү өчен кулланыла.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев