Грипп якынлаша: аннан ничек сакланырга?
Соңгы атнада Казанда салкын тидереп авыручылар саны 7 меңнән артып киткән. Әлегә эпидемия турында сөйләргә иртә булса да, гриппны кисәтү чараларын алдан күрү мөһим.
Табиблар грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – прививка ясату, ди. Хәзер исә моның өчен иң уңайлы вакыт, дип санала. “Гадәттә, грипп белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң арта башлый. Прививка нәтиҗәле булсын өчен аны берничә ай алдан ясату мөһим. Вакцинадан соң гриппка каршы иммунитет кешедә бер-ике ай эчендә формалаша”, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунитетны профилактикалау буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов. Медицина учреждениеләренә вакциналар инде августта ук кайтартылды.
Быел Казанда балаларның 75 процентына, олы кешеләрнең 45 процентына гриппка каршы прививка ясатырга уйлыйлар. Кеше белән гел элемтәдә эшләүче һөнәр ияләренә: әйтик, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, кибетчеләргә, балаларга, хроник авырулары булган кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, авырлы хатын-кызларга прививканы беренче чиратта ясату мөһим.
“Вакцина ясату өчен уңышлы вакыт – сентябрь-октябрь айлары”, – ди табиблар. Ноябрь башында да өлгерергә була әле, тик эпидемия сезоны башланырга берничә атна кала прививка ясатуның файдасы юк. Вакцина ясаткан кеше күп очракта авырмый, салкын тидерсә дә, авыруны җиңелрәк кичерә.
Чыганак: shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев