Финанс мөмкинлеге буенча авыл кабинеты ачылды
Иске Ибрайда районда беренче финанс мөмкинлеге кабинеты ачылды.
Кабинет мәдәният йорты бинасында урнашкан Иске Ибрай авыл китапханәсе базасында эшләячәк. Ул авыл кешеләренә финанс һәм дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә алу өчен Интернетка керү мөмкинлеге булган компьютер белән җиһазландырылган.
Кабинетны ачуда район башлыгы Алмаз Мингулов катнашты.
– Финанс мөмкинлекләре кабинеты районның һәм республиканың иң эре торак пунктларының берсе — Иске Ибрайда ачылды, анда 1,5 меңгә якын кеше яши, – диде ул. – Биредә халык актив, эшмәкәрлек үсә, яшьләр авыл тормышында катнаша.
Район башлыгы районда мондый кабинет ачу мөмкинлеге тудырган финанс оешмаларына рәхмәт белдерде. Ул әлеге оешманың җитәкчеләренә һәм вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кабинет ачылу белән халыкта дәүләт һәм финанс хезмәтләренең база җыелмасыннан читтән торып файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Биредә бары тик тикшерелгән һәм ышанычлы сайтлар гына тәкъдим ителгән. Алар кырыктан артык. Сайтлар авыл кешеләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, җентекләп сайланган. Мәсәлән, алар коммуналь һәм салым түләүләрен башкара, «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалана, пособиеләр, иминиятләштерүләр яисә кредитлар һәм займнар алуга үз-үзен тыюны рәсмиләштерә, кертем ачарга мөмкин. Боларның барысы турында да авыл халкы оешма белгечләреннән кызыксынып белеште.
Моннан тыш, сайтта финанс оешмасын тикшерергә, шулай ук финанс грамоталылыгын арттырырга: онлайн-дәресләргә тоташырга һәм агарту сайтларында материалларны өйрәнергә мөмкин.
Мәдәният йортында көн программасы бай булды. Бүлекчә экспертлары авыл кабинетының мөмкинлекләрен күрсәттеләр һәм финанс белеме һәм мошенниклыкка каршы тору буенча лекцияләр укыдылар.
Район башлыгы Алмаз Мингулов мәктәп укучылары белән банк вәкилләре оештырган викторинада катнашты. Ул уен формасында бик кызыклы үтте. Укучылар дөрес җаваплары өчен бүләкләр алдылар һәм мәдәният учагы бинасыннан күтәренке кәеф белән чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев