Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуаш Енорускиносы авылында шәхси йортта бүрәнә корылма янган.

Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге мәгълүматларына караганда, янгынның сәбәбе - яшен уты, бәхеткә корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соңгы көннәрдә һава торышының начараюы һәм яшенле яңгырлар яву ихтималы турында кисәтә.

Үз торагыңны табигать бәла-казаларыннан ничек сакларга кирәклеге турында МОНД һәм ПРның Аксубай һәм Нурлат районнары буенча инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов уртаклаша:

- Йортны яшеннән саклый торган җиһаз белән җиһазларга кирәк. Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез бина эчендә торасыз икән, тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыгу һәм җилләтү юлларын ябарга кирәк. Яшен вакытында, электр үткәргечкә, яшен саклагычка, түбәдән су агызу өчен куелган, торбаларга, антеннага якын килмәгез, тәрәзә янында басып тормагыз, телевизорны һәм башка электр-көнкүреш приборларын сүндерегез. Әгәр яшен вакытында урманда булсагыз, кечкенә куаклар астында яшеренегез. Биек булып үскән агачлар янына якын килмәгез. Сулыкта булганда судан чыгыгыз, ярдан ераграк китегез. Очраган куаклар астында яшеренмәгез, югары урыннан түбән урынга төшегез. Басуда яки ачыклык урында булганда җиргә ятмагыз, чокырлырак урында аякларыгызны кулларыгыз белән кочаклап утырыгыз. Әгәр яшен вакытында автомобиль эчендә булсагыз, машина эчендә калыгыз һәм шул ук вакытта тәрәзәләрне ябыгыз, радио кабул итү җайланмасының антеннасын төшерегез. Машина ишекләренә һәм башка тимер детальләргә кагылмагыз. Һәлакәт булган очракта «01» телефонына шалтыратыгыз, кәрәзле телефоннан «112» яки «101» номерларын җыегыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.

 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев