Чәчү тәмамланыр алдыннан бүләкләр алдылар
Районда чәчү кампаниясе тәмамланды - игенчеләрнең өлеше шунда ки, ул кыска агротехник срокларда узды.
Район игенчеләре нәтиҗәле эшләделәр, куелган бурычны минималь вакыт эчендә башкарып чыгуга ирештеләр. Хезмәтенә күрә, хөрмәте дә. Чәчү эшләре азагына якынлашканда район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, игенчеләргә хезмәтләре өчен шәхсән рәхмәт әйтү, лаеклы бүләкләр тапшыру өчен, хуҗалыкларга чыктылар.
«Раздолье» ҖЧҖ кырлары чигендә (Савруш янында) «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары сабан культуралары чәчтеләр. Бирегә район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре килде. Камил Гилманов Фәнил Нуртдиновка һәм Сергей Шишкинга Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды. “Волга-Селект” ҖЧҖ җитәкчесе Иршат Хәнифов язгы кыр эшләре башланганнан бирле югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куйганнары өчен кыр батырларына рәхмәт белдерде.
«Аксу Агро» ҖЧҖдә язгы чәчү эшләренә керешкәннән алып җир уллары Рәфис Гыйззәтуллин һәм Рамил Гатауллин чәчү комплексларында нәтиҗәле эшләделәр. Аларга алны-ялны белми эшләгәннәре өчен җитәкчеләрдән бүләкләр бодай чәчү соңгы гектарларда алып барылган басуда тапшырылды. Бу механизаторлар елдан-ел кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешәләр, узган ел да иң яхшылар арасында билгеләп үтелделәр. Быел да алар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
– Сезнең алга таба да чәчелгән культураларны тәрбияләү буенча эшләрегез күп, менә-менә хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү башланачак, шулай ук сездән нәтиҗәле эшләр көтәбез, – дип теләк белдерде район җитәкчесе.
Сезон башыннан туфрак эшкәртүдә «Раздолье» ҖЧҖ механизаторы Николай Герасимов югары нәтиҗәләргә иреште. Ул да эш урынында ук район башлыгының Рәхмәт хатын һәм премия алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев