Җәйге җылы кичләрдә кешеләр урамда күп йөри. Велосипедта йөрү урыннарын да, җәяү йөрү урыннарын да һәркем үзе сайлый ала. Иң мөһиме, элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Шуларның берсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар булуы. Аларны тәүлекнең караңгы вакытында файдаланырга киңәш итәләр.
- Яктылыкны кайтаручы элементлары булган киемнәр яки фликерлар кулланырга киңәш итәбез, аларны сез һәрвакыт киемгә беркетә аласыз. Бу балалар өчен генә түгел,ә өлкәннәр өчен дә актуаль. Яктылык кайтаручы элементлар булганда машина йөртүчеләр сезне һәрвакыт күрәчәк, - дип искә төшерә район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Нияз Гыймалетдинов –- Яктылык кайтаручы элементлар куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын шактый киметә. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар булмау яки торак пункттан читтә күренеп тормаган шартларда 500 сум күләмендә штраф каралган.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, фараларның якын уты кабызылган автомобиль хәрәкәте вакытында караңгыда җәяүлене 50 метрдан, ерак уты кабынган очракта – 100 метрдан күрергә мөмкин. Җәяүленең киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булса, җәяүлене күрү фараларның якын яктысында 200 метрга кадәр, фараларның ерак утында 350 метрга кадәр арта.
Нет комментариев