Соңгы яңалыклар

Аллергикларга чүп үләннәренең чәчәк ата башлау вакытында сак булырга киңәш иттеләр

Республика территориясендә чүп үләннәре августта аеруча актив чәчәк ата

Татарстанда яшәүче аллергия белән авыручыларга августта чүп үләннәренең серкәләреннән — әрем һәм амброзиядән сакланырга кирәк. Бу хакта Казан федераль университеты белгечләренә сылтама белән вузның матбугат хезмәте искә төшерә.

Республика территориясендә үсемлекләрнең серкәләнү  чоры өч этапка бүленә. Беренчесендә — агачлар серкәсе, икенчесендә — болын үләннәре һәм бөртеклеләр, өченчесендә — чүп үләннәре. Соңгылары августта аеруча актив рәвештә чәчәк ата.

«Августта яңабаштан бөртеклеләр чәчәк ата башларга, серкә очыра башларга мөмкин. Шулай ук бу вакытта һавада кузгалак, бака яфрагы серкәләре күп була. Әмма августта төп аллерген әрем булачак», — дип аңлатты КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы доценты Кадрия Ибраһимова.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев