Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Аксубайлыларның уңышына ышанам“

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов районга эшлекле сәфәр кылды.

Районның аграр өлкәсендә эшләр белән танышу кырлары районга кергәндә сузылган “Аксубай“ агрофирмасыннан  башланды. Дәрәҗәле кунак авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге, игенчеләре белән очрашты.

Район башлыгы Камил Гилманов озатуында авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Иске Ильдеряк авылы артында урнашкан уҗым бодае кырларында булды, анда “Аксу Агро“ игенчеләре ашлык суга иделәр. Ул игенчеләрнең яхшы уңыш үстерүләрен билгеләп үтте.

Илдус Габдрахманов шулай ул азык,  техник һәм башка культуралар үрнәкләре белән танышты, уңыш алуда үсемлекчеләрнең керткән өлешләренә бәя бирде. Ул “Аксу Агро“ агрофирмасы механизаторлары белән очрашты, алар белән рәсми булмаган мохиттә эшләр турында сөйләште.

– Уңыш язмышы сезгә генә бәйле, – дип фикере белән бүлеште министр урынбасары. – Мин сезнең бурычларны башкаруыгызга, уңышыгызга ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев