Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга дәүләт булыша

Авылда кече һәм урта бизнесны үстерүдә дәүләт ярдәме сизелерлек.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу эшкә зур игътибар бирә. 

Татарстан Республикасы Аксубай районының крестьян-фермер хуҗалыклары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программаларда актив катнашалар һәм грант акчалары ярдәмендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үстерәләр. 

Әйтик, Чуаш Енорускиносы авылыннан Владимир Баландов узган ел «Яшь фермер» ведомство программасында катнашып, сөт юнәлеше буенча 3 миллион сум күләмендә грант отты. Хәзерге вакытта Владимир Баландов 30 сыерга исәпләнгән ферма төзүне төгәлләгән диярлек. Бары тик җиһазлар урнаштырасы һәм терлекчелек бинасын продуктив терлек белән комплектлап бетерәсе генә калды.

Усман Нигъмәтуллин фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев