ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында РФ Ветеринария хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Анда Аксубай районының ветеринария хезмәте вәкилләре дә катнашты. Аксубай ветеринарларының хезмәтләрен республикада лаеклы бәяләделәр: районның ветеринария берләшмәсе эпизоотик иминлекне югары дәрәҗәдә тәэмин итә, терлекләр һәм кош-кортлар арасында куркыныч авыруларның таралуына юл куймау буенча актив эш алып бара. Тантаналы чарада һөнәрләре буенча иң яхшыларны бүләкләделәр.
Район ветеринария берләшмәсенең лаборатория мөдире Ренат Миргалиев ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясниковка ТР муниципаль берәмлекләр советының Мактау грамотасы тапшырылды.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы архивыннан
Нет комментариев