Ветеран укытучы Николай Янилкин, өйдә тавыш бирү турында алдан гариза биреп, илнең чәчәк атуы өчен тавыш бирде.
Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше өчен сайлаулар – аеруча мөһим вакыйга. Бу аның өчен дулкынландыргыч мизгел. Николай Андреевич – Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән Аксубай халкы турындагы китаплар авторы. Ул Аксубайның тарихи байлыгына әверелгән сугыш буыны геройлары турында бәяләп бетергесез материал әзерләде.
– Үткәннәрне белеп, яхшы киләчәк турында уйларга кирәк, – дигән фикерен җиткерде ветеран.
Территориаль сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, өйдә тавыш бирергә теләүчеләргә 8 (843-44) 2-88-97 номеры буенча территориаль сайлау комиссиясенә шалтыратырга кирәк. Гаризаны участок сайлау комиссиясенә тапшыралар. Тавыш бирү өчен участоклар 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Өйдә тавыш бирү өчен гаризалар иртәнге 8 дән 14 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлаучылардан гаризалар телдән, телефон аша яки язмача кабул ителә.

Нет комментариев