Аксубай ветераны Мәңгелек утны кабызу хокукына лаек булган
1995 елның 9 мае Аксубай районы тарихына Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә торгызылган һәйкәл янында Мәңгелек ут ачу көне буларак кереп калган.
Мәңгелек утны кабызу хокукына Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Егорович Кульков лаек була. Рәсемдә нәкъ менә шул мизгелгәүдәләндерелгән.
Николай Егорович үзеннән соң якты хатирә калдырды. Аны фронтка 1941 елның сентябрендә алалар. Ул 71 нче аерым чаңгы батальонында атучы була. Якташыбыз Смоленск өлкәсендә Сучевка станциясендә һөҗүм операцияләрендә катнашкан.
Рядовой Кульков фашистларга каршы көрәштә батырлык һәм уяулык күрсәтә. 1942 елның 22 гыйнварында ул авыр яралана. Һөҗүм итү операциясе вакытында күрсәткән тиңдәшсез каһарманлыгы өчен командование аны «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим итә. Николай Егорович туган ягына яраланып кайта, ул үзенең эшлекле сыйфатларын, оештыру сәләтен тыныч хезмәттә күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев