Аксубай укучылары урман тармагы турында күпне белделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары урман тармагы турында күпне белделәр

Ел саен 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аксубай 2нче урта мәктәбе укучылары белән очрашу шушы датага багышланган иде.

Аксубай урманчылыгы инженеры Марсель Моратшин 7 сыйныфта урман дәресе үткәрде. Белгеч укучыларга урман хуҗалыгы эшчәнлеге, урманның тормыштагы әһәмияте, һәрберебезнең сәламәтлеген саклауда аның нинди функция башкаруы турында сөйләде.

Балалар Аксубай урманчылыгында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелгән эшләр турында белделәр. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы тема сораулары буенча бергәләп фикер йөрттеләр. Дәүләт урман инспекторы белән әңгәмә вакытында укучылар үзләре өчен әйләнә-тирә табигать турында бик күп яңалык ачтылар.

Алар Татарстан урманнары турында фәнни-популяр фильм карадылар, урманчылыктан килгән кунакка сораулар бирделәр, ә кемдер хәтта урманчы һөнәрен сайлау турында да уйланды.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан


Нет комментариев