Аксубай районында яңа урманнар утыртуга әзерләнәләр
Аксубай урман хуҗалыгы 2021 елгы урман культуралары утырту сезонына әзерләнә.
Календарь буенча яз килде, урман культуралары утырту сезонына да ерак калмады.
Аксубай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген урманнарда башкарылачак эшләргә әзерләнәләр, хәзерге вакытта алар урман үсемлекләре орлыкларын, шулай ук урман культураларын утырту техникасын һәм җиһазларын әзерләү белән мәшгуль.
2021 елда Аксубай урман хуҗалыгының урман фонды территориясендә “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектының “Экология” милли проекты кысаларында 35,6 гектар мәйданда урманнарны яңадан торгызу буенча эшләр башкарылачак. Моннан тыш, урман хезмәткәрләре алдында 50 гектар мәйданда яңа урман саклагыч үсентеләр булдыру, 415 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия үткәрү, 100 гектарда урман культураларын өстәмә утырту һәм базислы урман питомнигында – 0,4 гектар мәйданда орлыклар чәчү эшләрен башкару тора.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев