Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында территорияләрне җыештыру буенча санитар-экологик икеайлыгы узачак

Быел ул 1 апрельдән старт алачак һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Әкренләп, яз үз хакимлегенә керә бара. Кояш ешрак яктырта, кошлар кыюрак чыркылдаша башлады. Яз килү белән җирдә калын кар астында яткан чүп-чар баш калкыта башлады, ә аларны кешеләр үзләре ташлаган. Чүп-чар өеме бер дә күзләрне иркәләми.

Безнең район да 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак республика санитар-экологик икеайлыкка кушылачак. Акция кысаларында план чаралары эшләнгән һәм расланган, районның һәр предприятиесенә һәм учреждениесенә җыештыру буенча территория беркетелгән.

Өмәләр шулай ук Ленин паркында да, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә дә, Мазилин урамы буенча җәмәгать киңлегендә дә, Гуляев паркында да узачак. Районда яшәүчеләр белән йорт яны территорияләрен чистарту һәм терлекләрне ирекле йөртү буенча профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк.

Шуны искәртәбез, терлекләрне ирекле йөртү тыела, кагыйдә бозган өчен 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, ел дәвамында кагыйдә бозу кабатланганда – 3,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев