Аксубай районында коронавирусның 1 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды, 17 923 кеше сәламәтләнде.
Соңгы тәүлектә Татарстанның 33 кешесе коронавирус йоктырган, барлык очракларның да элемтә юлы белән йогуы ачыкланган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«19 кеше хастаханәгә салынган, 14 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Зарарланучыларның 17се — Казанда, бишесе — Чаллыда, дүртесе Бөгелмә районында яши. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында бер очрак теркәлгән.
Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды. 17 923 кеше сәламәтләнде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев