Аксубай районының Такталы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Бу истәлекле көнне авыл халкы түземсезлек белән көтте. Сөенечле вакыйга уңаеннан тантанада катнашучылар игътибарына концерт тәкъдим ителде. Ачылу концерт программасы, гармунга кушылып башкарылган җырлар һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды.
Обелискны иганәчеләр, район халкы һәм район башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән урнаштырдылар. Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина төзелеш эшләрендә катнашкан иганәчеләргә, район башлыгына һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Район башлыгы Камил Гилманов та шулай ук башкарылган эшләре өчен такталыларга рәхмәт белдерде.
Иганә ярдәме күрсәткән өчен район башлыгы Камил Гилманов, Радик Галимов, Әвкат Нигъмәтуллин, Исхак Нигъмәтуллин, Гомәр Нигъмәтуллин, Илшат Хөснуллин, Әнвәр Шәрифуллин Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Шулай ук Такталы мәдәният йорты коллективына һәм Хәлим Сафиуллинга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев