Аксубай район үзәк хастаханәсе акушеркалары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Кичә Аксубай хастаханәсе коллективы Халыкара акушерка көнен билгеләп үтте.
Бу кешеләрнең кайгыртучан куллары ярдәмендә 2021 елда гына 83 бала дөньяга килгән, бу ел башыннан алар инде 23 нарасыйны кабул итеп алган. Акушеркалар бәләкәчләр турында алар әниләренең карынында булганда ук кайгырталар. Тугыз ай буена булачак әниләрнең һәм туачак сабыйларның сәламәтлеген зур дулкынлану һәм җаваплылык белән күзәтәләр.
Димәк, безнең һәркайсыбызның тормышы аларның кайгыртучан кулларыннан башлана.
Бәйрәм идеясен 1987 елда Нидерланда узган конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итә. Бу көн бары тик 1992 елда гына рәсми бәйрәм статусын ала. Бүген ул 50дән артык илдә билгеләп үтелә.
Акушеркалар хатын-кызларга әни булырга ярдәм итәләр, аларга бала тудыру йортына кергән вакыттан алып тантаналы төстә озатканчыга кадәр ярдәм итәләр. Алар документлар рәсмиләштерәләр, булачак әни белән бала туганчы да, бала тапканда да, аннан соң да аның янәшәсендә булалар, бала тудыручы аналарга кирәкле медицина ярдәме һәм рухи ярдәм күрсәтәләр.
Акушеркаларга бала тудыруда ярдәм иткән өчен йөзләгән Аксубай гаиләсе рәхмәтле. Людмила Колесникованы, Ирина Варламованы, Надежда Макарованы, Елена Муллинаны, Гүзәл Сәлахованы, Гөлназ Хәсәншинаны, Миләүшә Сафиуллинаны бөтен район белә һәм хөрмәт итә.
Район газетасы редакциясе, безнең сайтны һәм газетаның басма версиясен укучылар исеменнән без сезне, хөрмәтле акушеркалар, һөнәри бәйрәмегез белән җылы тәбриклибез, сәламәтлек, иминлек һәм хатын-кыз бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев