Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре ил сакларга әзер

Элеккеге хәрби комиссариат территориясе яңадан шау-гөр килеп торды.

Татвоенкоматның җыелу пунктына китәр алдыннан  унике егет бирегә килде.

Болар – аксубайлы Григорий Андриянов, Данила Марков, Артем Николаев, Дмитрий Савинов, Даниил Чурбанов, Дмитрий Якимов, Максим Грачев, Такталы егете Раил Газизов, Иске Тимошкинодан - Данил Литта, Иске Чуваш Адәмсуыннан Данила Михайлов,  Яңа Ибрайдан Илфат Нигъмәтов, Иске Савруштан - Руслан Ярушев.  

Хушлашу вакыты бары бер мизгел сыман гына, әмма анда нихәтле уй, хис, эмоцияләр сыйган. Алда сынаулар тулы яңа тормыш көткәнен барысы да аңлый, шуңа да йөзләрдә бераз моңсулык чагыла. Тик егетләр моңа әзер. 19-22 яшьләрендә алар һөнәр алырга да, кайсыберләре эшләргә дә өлгергән инде. Башкалардан аермалы буларак Григорий, Максим һәм Дмитрий (Савинов) ДОСААФта укып, машина йөртүче белгечлеге алганнар, хәтта республика ДОСААФының Коркачы аэроклубында өйрәнү дә үткәннәр.

Егетләр парашюттан да сикергәннәр, шуңа десант гаскәрләренә эләксәләр дә куркып калмаячаклар. Дмитрий белән Григорий, шуңа өстәп, бер атна алдан гына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку йортын тәмамлап, коткаручы белгечлеге дипломы алганнар. Дмитрий Якимов  Чистай техникумын тәмамлаган. Армиягә бик барасы килә.

– Ул армиягә бик теләп китә, без баштан уку  йортын тәмамлавын теләдек. Менә ул көн килеп җитте, – дип күз яшьләрен сөртеп куйды Диманың әнисе Валентина Якимова. 

– Артем да армиягә теләп китә, – дип сүзгә кушылды Ирина Николаева. – Мин ышанам, ул да абыйсы кебек әйбәт хезмәт итәр (Олы улы хезмәт иткән часть командирыннан  әнисенә Рәхмәт хаты килгән.). 

Хәрби марш астында озатучылар булачак солдатларга соңгы үгетләрен әйтеп калырга ашыктылар һәм төзелергә команда бирелде. Озату алдыннан тантаналы митинг үткәрелде. Унике егет үзләренә мөрәҗәгать ителгән чыгышны игътибар белән тыңлап тордылар. Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары хәрби хезмәт уңышының «серләре” белән уртаклашты.Үзәк хәрби округы генерал-майоры Анатолий Молоствов та егетләргә уңышлар теләде. 

– Россия армиясе – солдатларны хәзерләү дәрәҗәсе буенча иң яхшысы. Сезгә шул армиядә хезмәт итү бәхете елмайды. Хәрби бурычны үтәү зур җаваплылык, белем һәм күнекмәләр  таләп итә. Сез шул бурычны намуслы үтәрсез дип, ышанып калам, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. 

Ата-аналар исеменнән Алексей Якимов чыгыш ясады. 

– Без, өлкән буын кешеләре, үзвакытында совет армиясендә лаеклы хезмәт иттек һәм бүгенге көнгә кадәр горурланабыз. Сезне хәрби хезмәткә озатып, без сезнең исән-имин кайтуыгызны телибез. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, өйгә чын ир-егетләр булып кайтыгыз. 

Автобуска утырыр алдыннан булачак солдатлар район башлыгы бүләген – кул сәгатьләре алдылар.

Озатучылар арасында егетләрнең иң кадерле кешеләре – әниләре, әтиләре, абыйлары, апалары һәм әбиләре бар иде. Оныгы Дмитрий Савиновны озатырга дип «Урмандеево әбиләре» ансамбле җырчысы Нина Максимова килгән иде. 

– Мин үз оныкларымны бик яратам, – диде ул. – Әлбәттә, Диманы армиягә озату миңа бер яктан күңелсез, ә икенче якта оныгымның  сәламәт һәм Туган илен саклаучы чын ир-егет булуына бик шатланам. 

   Егетләр елмая-елмая автобуска утырып, изге юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев