Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай чыгарылыш укучылары олы тормышка юллама алды

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзер.

Беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары, дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен көтеп тормыйча, белем турында аттестатлар алдылар. Пандемия белән бәйле катгый чикләүләр аркасында, быел чара узган елгы кебек масштаблы итеп уздырылмады. Истәлеккә фото битлек һәм перчаткаларда гына — коронавирус пандемиясе чорында мәктәпне тәмамлауның кырыс чынбарлыгы менә шундый.

– Без бу көнне тантаналы төстә уздыру турында хыялландык. Кызганычка каршы, пандемия планнарны бозса да, төшенкелеккә бирелмәдек. Унберенче сыйныфны 15 укучы тәмамлый. Безнең төп горурлыгыбыз – ул яхшы билгеләре белән ике аттестат. Барлык укучылар да БДИ тапшырырга булдылар. Иң югары балл җыйган чыгарылыш укучылары В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына югары уку йорты хисабына керү хокукына ия булачак, – дип уртаклашты 1 нче Аксубай мәктәбе директоры Алексей Сударев.

Аттестатлар тапшыру мизгелен күрү өчен ата-аналар да килгән иде. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы билгеләнгән кагыйдәләргә җитди караган: һәркайсының битлеге, перчаткасы бар иде. Ни генә булмасын, әлеге көн мәктәпне тәмамлаучылар күңелендә истәлекле вакыйга буларак сакланып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев