Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балыкчылары балык та тоттылар, призлар да алдылар

Якшәмбе көнне ялтыравыклы кармак белән боз астыннан балык тоту буенча традицион ярышлар узды.

Киса буасында кышын балык тотарга яратучы дистәләгән кеше җыелды, өстәвенә гаиләләре, династияләр белән – әтиләре, уллары, оныклары. Аларның күбесе ялларны балык тотып үткәрә, бу юлы алар балык кына тотып калмады, призларга да ия булдылар.

Биш яшьлек Артем Сулиманкин – иң яшь, Анатолий Калмыков иң өлкән балык тотучы булып билгеләнде.

Балык тоту өчен тишем ясауда иң җитезе булып Виталий Макаров танылды. Беренче булып балык каптырган Данил Антонов бүләккә ия булды. Иң зур балыкны эләктергән өчен – Фәнил Сабиров һәм иң кечкенә балык каптырган Дмитрий Мельников та призлар алдылар. Кемнең күпме балык тотуына да бәя бирелде.

Беренче урында Эдуард Абросимов, икенчедә Андрей Чухаев, өченчедә Александр Айдов. Шулай ук Михаил Мельников, Юрий Макаров, Анатолий Чентаев та призларга ия булдылар.

Призерларны бүләкләү тәмамлангач, барысы да Станислав Мулеев әзерләгән тәмле уха белән сыйландылар.

 

Фото: Михаил Сулейманкинның шәхси архивынна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев