«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Аксубай халкы һәм кунаклары өчен шимбә көннәрендә ял кичәләре узачак.
Тамашачыларга кызыклы, күңелле вакыт үткәрү тәкъдим ителә – музыка, җырлар тыңларга, ачык һавада биергә. Сквердагы концертлар – гаилә белән ял итү өчен менә дигән мөмкинлек: балалар, туганнар, якыннар белән килергә була. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.
Аксубайлылар алдында чыгыш ясаячаклар:
27.06 – Сурен Кочарян (саксофон), Мәскәү шәһәре;
04.07 – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Сандугач сайрар иле» фестивале лауреаты Рафаэль Якупов, Казан шәһәре;
11.07 – «Сандугач сайрар иле» фестивале лауреаты Айнур Галләмов, Сәрия Мәрданова, Инсаф Гыйззәтов (вокал, баян), Казан шәһәре;
18.07 – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов һәм халыкара конкурслар лауреаты Диана Дәүләтшина, Казан шәһәре;
25.07 – Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Шәрифҗанов, Казан шәһәре;
01.08 – Татнефть-Забота уртак предприятиесенең “Чулпан” вокаль ансамбле;
08.08 – Дмитрий Ларичев “Клапанга басым ясап”, Мәскәү шәһәре;
15.08 – Евгений һәм Виктория Макитрук дуэты (вокал), Әлмәт шәһәре;
22.08-Татарстан Республикасының халык артисты Владимир Васильев (вокал) һәм Мария Черных( концертмейстер, конферанс), Казан шәһәре;
29.08 – Нота Ля (вокал, гитара), Мәскәү шәһәре.
Нет комментариев