Аксубайлылардан иҗтимагый урыннар өчен тавыш бирүне сорыйлар
Кадерле Аксубай районы халкы! Карагыз әле, безнең бистәбез ничек заманча ял итү урынына әйләнде!
Бу үзгәрешләр “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында “Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер исә сезнең тавышыгыз районыбызның тагын бер почмагын үзгәртә ала!
Төзекләндерүнең киләсе этабы өчен объект сайлагыз:
Нефтьчеләр паркы, 2 чират, Толстой урамы.
“Каенлык” скверы, Октябрьнең 50 еллыгы урамы.
Кече Сөлчә елгасы кушылдыгы яр буе, Золин урамы.
Ничек тавыш бирергә:
zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында (Дәүләт хезмәтләре аша авторизация кирәк);
“Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” мобиль кушымтасында;
волонтерлар ярдәме белән. Аларны “Мәрхәмәтле Татарстан” дип язылган якты фирма киемнәреннән җиңел танып була.
Шунысы мөһим: бер объект өчен генә тавыш бирергә мөмкин.
12 июньгә кадәр өлгерегез! Районыбыз йөзенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бергәләп Аксубайны тагын да уңайлы һәм матур итәрбез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев