Район вәкилләре Казандагы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм үзмәшгульләр, районның авыл җирлекләре республика башкаласында яшәүчеләргә экологик яктан чиста продукция: ит, ит эшләнмәләре, сөт һәм сөт продукциясе, бал, яшелчә, җиләк-җимеш, консервланган яшелчә, гөмбә тәкъдим иттеләр. Болар барысы да шәһәр халкы арасында зур популярлык казанды, алар бу товарларны Аксубай мәйданчыгында шатланып сатып алалар. Һәм аларга бәяләр дә Казан кибетләрендәгегә караганда шактый түбәнрәк.
Район мәдәният хезмәткәрләре үз миссияләрен «бик яхшы» башкардылар. Алар җырлар башкардылар, сәүдә мәйданында бәйрәм кәефе тудырдылар.
Фото район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм мәдәният йорты архивларыннан.
Нет комментариев