Аксубайда массакүләм чараларның куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында мөһим даталар һәм чаралар алдыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Утырыш район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин рәислегендә узды. Утырышта җирлек башлыклары, район оешмалары һәм район прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, шулай ук Белем көненә, Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә һәм Бердәм тавыш бирү көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Хокук саклау структуралары җитәкчеләре, террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен булдырмауның мөһимлеген ассызыклап, көчләрнең һәм чараларның алда торган чараларны имин үткәрүгә әзерлеге турында хәбәр иттеләр.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе утырышта катнашучыларны массакүләм чаралар уздыру чорында мәгариф объектларының террорчылыктан сакланышын тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар белән җентекләп таныштырды.
Мәгълүмат-пропаганда эшенә аерым игътибар бирелде. Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев яшь буында патриотизм тәрбияләүгә, бу вакыйгаларга карата дөрес мөнәсәбәт булдыруга һәм тәнкыйди фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән төрле формалар һәм ысуллар кулланырга тәкъдим итте.
2024-2028 елларга РФдә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы һәм «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» район программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Экстремизмга – юк!” һәм 3 сентябрьдә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен үткәрү плннары инде расланган.
Утырышны тәмамлап, район башлыгы урынбасары барлык катнашучыларны куелган бурычларны хәл итү буенча конструктив эшләргә чакырды.
– Иминлек – һәр кеше тормышында төп өстенлек, ул сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә, ведомство буйсынуындагы оешмаларда һәм массакүләм чаралар уздырылган көннәрдә тәэмин ителергә тиеш, – дип билгеләп үтте Илшат Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев