Районда санитар-экологик икеайлык башланды.
Район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, кыш белән хушлашуны тизләтү өчен, кулларына көрәкләр алдылар: кар өемнәрен тараттылар, чүп-чарны җыештырдылар, территорияләрне тәртипкә китерделәр. Аксубай үзәгендә урнашкан оешмалар – район Советы, Башкарма комитет, редакция, район мәдәният йорты, үзәк китапханә коллективлары территорияләрне чистарту буенча зур күләмдә эшләр башкардылар.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында хезмәткәрләр командасы көрәкләр белән коралланып, койма буендагы калын кар катламын тараттылар.

– Бу бер генә көнлек эш түгел, быел кар күп яуды, – дип уртаклаштылар хезмәткәрләр.
Район хастаханәсе территориясендә бер бригада ишегалдын чүп-чардан чистартты, икенчесе карны таратты.

Аксубай беренче мәктәбенең техник персоналы да кар өемнәрен таратырга чыккан иде. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә өмәдә бик теләп катнаштылар, кар ятмаларын тараттылар, бакчадагы корыган агач ботакларын кистеләр. Футбол манежы янында да шулай ук җыештыру, кар тарату эшләре кызу барды.

Нет комментариев