Район эчке эшләр бүлегендә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Эчке эшләр бүлегенең шәхси составын, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәм белән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Йолдыз Билалов котлады.
–Полиция хезмәткәре һөнәре бүген иң җаваплы һәм кирәкле һөнәр булып кала, – дип билгеләп үтте ул. – Яңа чакырулар, җинаятьчелек һәм гади булмаган оператив вәзгыять шартларында без гражданнарны җинаятьчел янаулардан саклау өчен барысын да эшлибез.
Хезмәттәшләренең көчле алкышлары астында ул алдынгы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды. I дәрәҗә «Хезмәттә аерылып торган өчен» медаленә һәм «Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда яхшы хезмәт өчен» истәлекле күкрәк билгесенә – ООП буенча полиция җитәкчесе урынбасары полиции подполковнигы Иван Мясников; I дәрәҗә «Хезмәттә аерылып торган өчен» медаленә – тыл җитәкчесе эчке хезмәт майоры Илшат Мәгыйзов; «Хәрби хәрәкәтләр катнашучысы» күкрәк билгесенә җинаять эзләү бүлегенең оперуполномоченные полиция өлкән лейтенанты Алексей Глазков лаек булды.

Хезмәт бурычларын үрнәк башкарган өчен һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне уңаеннан бүлек җитәкчесе Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән полиция капитаны Илшат Сибгатуллин, полиция өлкән лейтенанты Евгений Егоров, полиция өлкән сержанты Рөстәм Хәмитов, полиция сержанты Рифат Хәлиуллин һәм полиция кече сержанты Риназ Ислямов бүләкләнделәр.
Бүлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Мингулов тәбрикләде. Район җитәкчесе полиция хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Дөньяда барысы да үзгәрә, сәяси вакыйгаларны, демографик һәм башка хәлләрне исәпкә алып, җинаятьләрнең төрләре дә үзгәрә, – дип билгеләп үтте ул. – Ләкин сез һәрвакыт закон, гражданнарның хокукый мәнфәгатьләре сагында. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Алмаз Мингулов эштә аерылып торучы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында: штабны мәгълүмати тәэмин итү юнәлеше инспекторы эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Флидә Вафина, тикшерү бүлеге тикшерүчесе юстиция капитаны Фазилә Гельметдинова, полиция капитаны Алексей Авандеев, кизү частеның оператив кизү торучысы полиция өлкән инспекторы (балигъ булмаганнар эшләре буенча) майор Венер Хәммәтов, Россия ЭЭМ бүлеге җитәкчесе урынбасары – төркем җитәкчесе (шәхси состав белән эшләү буенча төркем) Рамил Зөфәров, полициянең участок вәкиле полиция лейтенанты Фирнат Шәязданов бар.
Район прокуроры Динар Низамов полиция хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, «Чистай» ХК идарәчесе Илгиз Алмакаев җылы котладылар. Тантанада махсус операция зонасында һәм кайнар нокталарда хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Нет комментариев