Аксубай хастаханәсе эндокринологы шикәр диабетын профилактикалау һәм контрольдә тоту чаралары турында сөйләде
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы 14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне уңаеннан, 2025 елның 10-16 ноябрь көннәрен әлеге авыру белән көрәш атналыгы дип игълан итте.
Бу хакта табиб-эндокринолог Бигильдина Фессалия Рөстәм кызы хәбәр итте.
–Шикәр диабеты – организмда шикәр яисә глюкоза үзләштерелми башлау сәбәпле барлыкка килә торган хроник авыру, шуның аркасында аның кандагы концентрациясе күп тапкырлар арта. Бу башка авырулар үсеше куркынычын арттыра торган җитди авыру, — дип аңлатты белгеч.
Табиб билгеләп үткәнчә, кандагы глюкоза дәрәҗәсен дөрес контрольдә тотмау бөерләр, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы функцияләренең бозылуы белән яный. Контроль препаратларны кабул итү яисә аларның комбинациясе һәм яшәү рәвешен төзәтү ярдәмендә башкарыла.
–1 типтагы шикәр диабеты (инсулинга бәйле) һәм 2 типтагы шикәр диабеты (инсулинга бәйле булмаган) бар. 2 нче типтагы диабет өлеше барлык очракларның 85 проценттан артыгын тәшкил итә, – дип ачыклык кертте эндокринолог.
Авыруны контрольдә тоту һәм диабет үсеше куркынычын киметү өчен табиб түбәндәгеләрне киңәш итә:
Авырлыкны күзәтеп тору – артык булган авырлыкның 7-10 процентын югалту II типтагы диабет үсеше ихтималын ике тапкырга киметә.
Даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнү – көн саен 30 минут дәвамында җәяү йөрү авыру куркынычын 30 процентка киметә.
Сәламәт туклану кагыйдәләрен үтәгез, анда файдалы майлар, чикләвекләр, бөртеклеләр, кош ите һәм балыкны да кертегез.
Кандагы глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын һәм холестеринны даими контрольдә тотыгыз.
Стресслардан сакланыгыз һәм дәвалау диетасын үтәгез.
Табиб кушуы буенча даруларны кабул итәргә.
Ел саен диспансеризация һәм медицина тикшерүе узыгыз.
–Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз! – дип йомгаклады сүзен табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев