Яңа Тимошкино авылында яшәүче Елизавета Пискарева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга җылы котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте.
– Сез катлаулы һәм озын хезмәт юлы узгансыз, – диде ул. – Бала чактан иртәдән кичкә кадәр алны-ялны белми фидакарь хезмәт куйгансыз. Сезнең буын районның чәчәк атуына нигез салган. Аның үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Район вәкиле Елизавета Пискаревага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Николай Сандимиров та җылы котлады. Ветеран, игътибарлары һәм җылы котлау сүзләре өчен кунакларга чын күңелдән рәхмәт укыды.
Елизавета Михайловна Яңа Тимошкинода туган. Ул үзенең балачагын яхшы хәтерли: 9 яшендә инде әнисе белән басуга йөргән – утау утаган, уңыш җыйган. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Сугыш чоры балалары колхозда олыларны алыштырганнар. Буй җиткән Елизавета ахирәтләре белән агач әзерләү эшләрендә катнаша, бу бик авыр хезмәт була. Әмма кызлар сынатмыйлар. Шулай ук колхоз басуларында көнне-төнгә ялгап намуслы хезмәт куя. Ветеранның гомуми хезмәт стажы – 48 ел.
Елизавета Михайловна Кулаковка авылыннан Николай Николаевич Пискаревка кияүгә чыга. Гаиләдә өч малай тәгәрәп үсә. Бүген әбекәйнең биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.
Фото Иске Тимошкино авыл җирлеге архивыннан.
Нет комментариев