8 ноябрьдә Савгач авылында гомер итүче Елена Тимофеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул тумышы белән күрше Урмандеево авылыннан. 1935 елда Ермолаевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Барлык авыл балалары кебек үк, яшьли колхоз басуларында хезмәт белән тәрбияләнгән. Бераз үсә төшкәч, авылдашлары белән бергә вербовка буенча эре объектлар төзүдә катнашкан – индустриализация һәм икътисад күтәрелү чорында илнең ныклы эшче кулларга ихтыяҗы зур булган.
1957 елда Петр Тимофеевка кияүгә чыккан. Елена колхозда төрле участокларда, ире – терлекчелектә эшләгән. Гаиләдә биш бала тәрбияләнгән.
Елена Николаевна 18 ел Савгач мәктәбендә эшли. Ул вакытта җыештыручы хезмәте җиңел булмый. Балалар күп була, алар ике сменада укыйлар. Техничкалар идән юалар, мәктәптә һәм территориядә тәртип урнаштыралар, кышкы чорда мәгариф учреждениесен җылылык белән тәэмин итәләр. Хатын-кызлар кочак белән утын ташып, мичкә ягалар. Җәен урманга барып утын әзерлиләр, кул пычкысы белән кисәләр, яралар. Елена Николаевна 50 яшендә лаеклы ялга чыкса да, тагын өч ел эшләвен дәвам итә һәм сәламәтлеге торышы буенча эштән китәргә мәҗбүр була. Ул махсус шартлар булмаган иске агач мәктәп бинасында эшли. Ул эштән киткәннән соң, хезмәткәрләр һәм укучылар яңа ике катлы бинага күчә.
Бәхетсезлеккә каршы, ветеран 90 яшьлек туган көнен бары тик ике баласы белән генә каршы алды, ире һәм калган балалары вафат булган. Бүген тантана сәбәпчесе кече улы Александр һәм килене Екатерина белән бергә яши, кызы Чиләбе шәһәрендә тора. Елена Николаевна якыннарының йөрәк җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яши.
Елена Тимофеевнага районнан тәбрикләүләр белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде.
–Хөрмәтле Елена Николаевна, сезнең буынның сугыштан соң илне торгызуга керткән өлеше бәя биреп бетергесез. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән район икътисадын үстергәнсез, район җитәкчесе исеменнән олы рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Ул әбекәйгә район башлыгының Рәхмәт хатын ирештерде, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеранны Свгач урта мәктәбе директоры Александр Музилеев та җылы котлады. Ул мәктәп коллективыннан зур сәлам һәм бүләк тапшырды. Кунаклар Елена Николаевнага ныклы сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын һәм бәхет теләделәр.
Нет комментариев