Аксубай ветераны яшь чагында заводта эшләгән, урман кискән һәм урак белән икмәк урган
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны яшь чагында заводта эшләгән, урман кискән һәм урак белән икмәк урган

Кече Аксубай авылында яшәүче Мария Питулова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олы буын вәкиленең тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Мария Мироновна Иляшкино авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны кичерә. Илгә эшче куллар кирәк булган чакта, 17 яшендә оештырылган рәвештә Бөгелмәгә китә һәм биш ел заводта эшли.

Ә авылга кайткач, авыр эшләрдән курыкмый: авылдашлары белән бергә урман кисүдә катнаша, колхозда төрле эшләрдә эшли. Ветеран бүген дә урып-җыю чорын, дус кызлары белән бергә урак урганнарын хәтерли.

– Бу эштә осталык һәм тәҗрибә мөһим иде, – дип бүлешә юбиляр. – Без дус кызларыбыз белән бу эшне оста башкарырга өйрәнергә тели идек. Поликарп абый безнең уракларыбызны үткенләп бирә иде, ә без тырышып эшли идек.

1960 елның гыйнварында Мария Мироновна Николай Питуловка кияүгә чыга һәм Кече Аксубай авылына күченә. Биредә дә ул төрле колхоз участокларында, чөгендер басуларында эшли. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Гомере буе хезмәт сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булып яши.

Питуловлар гаиләсендә биш бала үскән, Мария Мироновнаның алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Хәзер ул кызы Ирина гаиләсендә яши, анда аны мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән уратып алганнар.

Ветеранны юбилее белән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Маклаков җылы котлады. Ул юбилярга күпьеллык хезмәте һәм авыл тормышына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Алексей Маклаков Мария Мироновнага район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.


Нет комментариев