Аксубай ветераны балачактан ук авыр хезмәт белән чыныгып үскән
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны балачактан ук авыр хезмәт белән чыныгып үскән

Яңа Тимошкино авылыннан Нина Васильевна Сергеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хезмәт ветеранын истәлекле туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде. Ул ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды һәм аңа иң изге теләкләрен җиткерде.

– Нина Васильевна, сез – ныклык һәм туган җиргә тугрылык үрнәге, – дип билгеләп үтте Алексей Тимирясов. – Авырлыкларны һәм сынауларны үз иңнәрегез аша кичереп, бала чагыгыздан олылар белән бертигез хезмәт куйгансыз. Район һәм республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт.
Авылдашын юбилее белән Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Николай Сандимиров та котлады.

Нина Васильевна 1935 елның 15 декабрендә Яңа Кыязлы авылында туа. Дәһшәтле сугыш елларында авырудан әнисе вафат була. Кечкенә Нинаны әбисе тәрбиягә ала. Бала чагыннан колхозда эшли, үзе кебек авыл балалары белән бергә утау утый, урак ура, ыдыр табагында булыша.

Яңа Тимошкинодан Михаил Прокопьевич Сергеевка кияүгә чыга. Алар биш балага гомер бүләк итәләр. Нина Васильевна гомере буе Фридрих Энгельс исемендәге колхозда хезмәт куйган.

Бүген юбилярның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Ул якыннары янәшәсендә матур картлык кичерә.

 


Нет комментариев