Аксубай үзәк район хастаханәсе коллективы ГТО нормаларын тапшырды
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәк район хастаханәсе коллективы ГТО нормаларын тапшырды

Бөтенроссия мәдәни-спорт комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре тест уздылар.

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын «Юность» спорт залында тапшырдылар. Медиклар барлык нормативларны үтәделәр, көч, җитезлек һәм сыгылмалылык күрсәттеләр.

Шул ук вакытта авыру кешеләрне дәвалаучы белгечләрнең ГТО нормативларын үтәве сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыруларны профилактикалау да булып тора.

Фото районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

 


Нет комментариев