Аксубай урманчылыгының «Кармәт» урманы территориясе тагын да чистарды
«Татарстанның чиста урманнары» республика акциясенең көзге этабы кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен җыештыру буенча өмә оештырылды.
«Кармәт» урманын традицион җыештыруга Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, Чабаксар участогы, Иске Кармәт авыл җирлеге, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре чыкты. Акциядә катнашучылар урман буйлап чүп-чарны җыештырып, арбага төяп бардылар һәм аннары полигонга озаттылар. Акциядә катнашучылар билгеләп узганча, узган еллар белән чагыштырганда, урманда чүп-чар сизелерлек кимегән.
–«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә, – диде Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Анарда барлык оешмалар, битараф булмаган гражданнар, чын табигать сөючеләр катнаша ала. Акциядә күбрәк кеше катнашкан саен, урманнарыбыз шулкадәр чистарак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев