Аксубай укучылары үзләре өчен энергетик һөнәрен ачтылар
«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Челтәр компаниясе» АҖ «Чистай электр челтәрләре» филиалының Аксубай электр челтәрләрендә булдылар.
Предприятиегә экскурсия «Киләчәккә билет» профориентация программасы кысаларында оештырылды. Электр челтәрләре хезмәткәрләре мәктәп укучыларына предприятиенең структурасы һәм бурычлары турында сөйләделәр, район халкына һәм оешмаларга электр энергиясе бирә торган җиһазларны күрсәттеләр.
Балалар бүлү челтәрләрен һәм автоматлаштыру системасын зур кызыксыну белән карадылар. Предприятиедә булып, малайлар һәм кызлар үзләре өчен электр челтәре, энергетикның эше турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтылар. Алар ЧЭС хезмәткәрләренә күп сораулар бирделәр, бу һөнәрне үзләштерү өчен нинди фәннәрне аеруча тырышып өйрәнергә кирәклеген белделәр.
Фото «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев