Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары фармацевт һөнәре белән таныштылар

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесенең «45 нче үзәк район даруханәсе»ндә булдылар.

Халыкта «кырык бишенче» дип аталган даруханәгә сәяхәтне учреждение педагоглары «Киләчәккә билет» профориентация программасы кысаларында оештырган. Балалар җәй дәвамында кызыклы, кирәкле һөнәрләр турында белделәр, белгечләр белән аралаштылар. Киләчәктә бу аларга күңелләренә хуш килгән эшне сайларга ярдәм итәчәк.

Район үзәк даруханәсендә балаларны фармацевт Мария Бочкарева ачык йөз белән каршы алды. Ул даруханә эше турында сөйләде. Балалар бик күп санда препаратлар, сәламәтлекләре белән проблемалар булганда фармацевтларга мөрәҗәгать итүче кешеләрне күрделәр. Даруханә хезмәткәрләре аларга авыруны җиңәргә ярдәм итүче дарулар, киңәшләр бирәләр. Балалар фармацевт булуның никадәр җаваплы булуын аңладылар. Кешенең гомере һәм сәламәтлеге бу эшченең гамәлләренә бәйле булырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев