Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай социаль хезмәткәрләре «Хезмәт десанты»н оештырдылар

Бергәләп эшләр җиңелрәк һәм күңеллерәк башкарыла – мондый фикерне социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең профессиональ ярдәмчеләре белдерә.

Көндәлек практикада социаль өлкә хезмәткәрләренә гаять зур эшләрне башкарырга туры килә. Һәм бу – җиңел түгел. Социаль хезмәткәрләр бергә җыелдылар һәм «Нежность» социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өйдә социаль хезмәт алучы аз мобильле кешегә хезмәт десанты оештырырга булганнар. Генераль җыештыру – җитди һәм озак вакыт таләп итә торган эш. Социаль хезмәткәрләр бөтен почмакларны, бөтен җирне чистарттылар, юдылар, келәмнәрне кактылар – өйне тәртипкә китерделәр. Бөтен хуҗалык эшләрен алар, бер-берсенең күңелләрен күтәреп һәм дәртләндереп, бердәм итеп башкардылар. Бригада ысулы бик нәтиҗәле булып чыкты. Өй хуҗабикәсе аларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев