Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Яңа Дума авылында яңартылган мәдәният йорты ишекләрен ачты

Яңа Дума авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды.

Бәйрәм мәйданчыгы татар, рус һәм чуаш костюмнары кигән үзешчәннәр белән тулды – мәртәбәле кунакларны сый-хөрмәт һәм ачык йөз белән каршы алдылар.



383 квадрат метр мәйданлы бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, яңа керү урыны ясалган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, бизәү эшләре башкарылган һәм инженерлык челтәрләре салынган. Мәдәният йортында заманча яңа җиһазлар барлыкка килде. Авылның мәдәният учагы тулысынча үзгәрде: хәзер монда уңайлы, иркен һәм заманча. Халык белән эшләү өчен менә дигән шартлар тудырылган, клубка буш вакытларын төрлеләндерергә яки иҗат белән шөгыльләнергә килүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар – мәдәният йорты сәхнә иҗаты өчен яңа мәйданчык булып тора.

Тантанада катнашучыларга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов мөрәҗәгать итте.
 

– Катлаулы вәзгыятькә карамастан, республика җитәкчелеге авылларда тормышны яхшыртучы программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итә, – дип билгеләп үтте ул. – Клублар бик кирәк: авылда мәдәният йорты булса, ул имин яши. Бүген без авыл халкына барлык таләпләргә җавап бирә торган заманча учреждениене куллануга тапшырабыз. Бу объектны төзегәндә бик зур эш башкарылды – бу вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт.
 

Халыкны җылы сүзләр белән ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котлады, социаль һәм мәдәни объектларны эшләтеп җибәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте.


 

– Бүген Дума авылы халкын һәм бәйрәм кунакларын күрү күңелле, – диде ул. – Аксубай районында республика программалары гамәлгә ашырыла, авылларны яңарту бара. Аксубайлылар – зур потенциалга ия хезмәт сөючән һәм максатчан кешеләр. Алар мәдәнияттә дә, башка өлкәләрдә дә уңышлы эшлиләр. Тантанада катнашучыларны ТР ГИСУ директоры Илнар Хафизов та җылы сәламләде.
 

Авыл халкына һәм кунакларына район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул республика җитәкчелегенә район инициативаларына ярдәмнәре һәм районның авыл территорияләрен үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.



Символик кызыл тасманы кискәннән соң, мәртәбәле кунаклар мәдәният йорты эченә үттеләр. Мәдәният йорты канатында китапханә дә бар – болар барысы да авыл халкының мәдәни тормышы өчен заманча инфраструктура булдыра. Кунаклар авыл укучылары әзерләгән концерт программасын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев