Аксубай районында Хәсән Туфанның юбилеен билгеләп үтәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Хәсән Туфанның юбилеен билгеләп үтәләр

Бүген якташыбыз – күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфанның тууына 125 ел тула

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән (Хизбулла) Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән – 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстан Республикасы, Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе Гөлзизин дип алына. «Туфан» фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган «Дуфан»ны псевдоним итеп ала. Редактор аны «Туфан» дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.

Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә Xәсән Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш.Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.

Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.

1918-1924 елларда Xәсән Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н.Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

Xәсән Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә эчтәлек һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда Xәсән Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

1928 елның язында Xәсән Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән соң Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.

Сәяхәттән кайткач, Xәсән Туфан 1930-1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1940-1956 елларда аңа кабат Себердә булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә Xәсән Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

1934 нче елны Xәсән Туфан театр артисткасы Луиза Салиәсгаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Шикләнү һәм шымчылык чоры астан өскә хәтле бөтен илне иңләп алган бер чорда укымышлы акыл ияләрен, беренче чиратта интеллигенция вәкилләрен, шул исәптән әдәбиятчыларны да кулга алулар башлана. Алар арасында Xәсән Туфан да була.

Инде менә эштән куылган, яшәргә бер тиен акчасы калмаган шагыйрь һәр көн кулга алуларын көтеп яши. Шагыйрьне 1940 нчы елның 19 нчы ноябрендә «советларга каршы милли оешмада катнашкан» дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд Xәсән Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Төрмә-лагерьларда утырганда да Xәсән Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.

1950 нче елны Xәсән Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада, ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза. Хәсән Туфан Казанга 1956 нчы елда гына кайта.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

Гомумән, Xәсән Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә, бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы була.

Хәсән Туфан туган якка мәхәббәтен гомер буе тарата, һәм «Кече ватан» темасы аның иҗатында, бигрәк тә авыр сынаулар елларында, үзәк темаларның берсенә әверелә. Шагыйрь өчен Иске Кармәт – туу урыны гына түгел, ә рухи көч чыганагы була. Үзенең истәлекләрендә һәм автобиографиясендә ул туган авылын җылылык белән тасвирлый: борынгы курганнар, «Казна аланы»ндагы борынгы крепость калдыклары, ялгыз тал, киң кырлар. Бу балачак образлары аның хәтерендә мәңгегә уелып кала.

Репрессияләр һәм сөргеннәр чорында туган як темасы аның шигырьләрендә аеруча кискен яңгырый. Татарстаннан еракта, Себер лагерьларында Туфан күңеле белән өенә кайтып килә. Туган җиргә булган мәхәббәте аңа сынмаска ярдәм итә. Хәтта иң караңгы заманнарда да ул туган җире учагы яктысы һәм якыннары турындагы истәлекләре аның күңелен җылытканлыгы турында язган.

Аның туган җиргә мөрәҗәгать иткән юллары һәм мотивлары билгеле: «Туган якка» – мондый әсәрләрдә гадәти күренешләрне, авылдашларының сөйләмен сагыну яңгырый.

«Мин тагын монда, туган ягымда... » – озак еллар йөргәннән соң үзенең тамырларына әйләнеп кайткан кешенең хисләре турында сөйлиләр.

«Кармәттән планетага кадәр» дигән образлы тәгъбир аның иҗатына бәя бирү өчен символик мәгънәгә ия була: Аксубай районының кечкенә генә авылында юлын башлап, ул планета масштабындагы шагыйрь була, әмма үзенең тамырларын беркайчан да онытмый.

Тернәкләнгәч һәм Казанга кайткач, Хәсән Туфан туган районына еш килә. Ул якташлары белән очрашырга ярата, илһамны авыл кешеләре белән гади әңгәмәләрдән ала.

Кече ватан үзенең бөек улын хөрмәт белән искә ала. Иске Кармәттә Хәсән Туфанның музей-йорты эшли, анда аның шәхси әйберләре һәм кулъязмалары сакланган. Ел саен районда «Туфан укулары» үткәрелә, анда аның яраткан Кармәтенә һәм Аксубай җиренә багышлап язылган шигырьләре дә яңгырый. Быелгы юбилей елы Аксубай районында Хәсән Туфан елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында районда шагыйрь истәлегенә багышланган бик күп чаралар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, укулар, төрле делегацияләрнең Хәсән Туфан музее йортына баруы, рәссамнар пленэрлары, шигърият кичәләре оештырылды. Район халкы өчен ул бөек шагыйрь генә түгел, ә аларның төбәген бөтен дөньяга таныткан якын кеше булып кала.

 


Нет комментариев