Аксубай районында биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү дәвам итә.
Муниципаль бюджеттан ел саен сөт терлекчелеген үстерүгә акча бүлеп бирелә.
Дәүләт программасы башланганнан бирле 2,4 млн сумлык 90 саву аппараты субсидияләнгән инде. Район Советының күптән түгел узган хисап утырышында авыл җирлекләре башлыклары тагын 17 аппаратка сертификат алдылар. Аларны биш баштан артык сыер тотучыларга тапшырачаклар. Районнан мондый бүләк авыл халкына продукция алуда зур ярдәм булачак. Ул хуҗаларның хезмәтен җиңеләйтәчәк һәм савым сыерларыннан табыш күбрәк булачак.
Нет комментариев