Мәктәптән тыш эшләр үзәге район мәктәпләре укучылары арасында традицион шашка турниры үткәрде.
Әлеге мавыктыргыч спорт бәйрәме төрле яшьтәге шашка уенын яратучыларны җыйды һәм катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Ярышлар шашканың безнең районда яраткан спорт төре булып калуын кабат раслады. Шашка уены белән шөгыльләнү балаларда дисциплина, ситуацияне анализлау сәләте тәрбияли.
Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов, гадел хөкемдарлык һәм барлык кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итеп, спорт дәрте һәм татулык атмосферасы тудыра алды.
Башлангыч сыйныф укучылар арасындагы көч сынашулар аеруча игътибарны җәлеп итте, анда кызлар һәм малайлар стратегик фикер йөртә белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, кызлар арасында үз көндәшләрен ышанычлы җиңеп, беренче урынны Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Маргарита Мясникова алды. Икенче урынны Иске Ибрай урта мәктәбеннән Алия Фәйзуллина яулады, В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1нче мәктәбеннән яшь катнашучы Кира Якушкинага өченче урын бирелде.
Башлангыч сыйныф малайлары арасында көч сынашулар аеруча кискен булды. Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Тимофей Кажуков, тактик алымнарны яхшы белүен күрсәтеп, җиңүче булды. В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучысы Радель Кәлимуллин – көмеш призер, икенче мәктәптән Раян Хәмитов бронза медаль иясе булдылар.
Өлкән төркем вәкилләре дә яхшы күнекмәләр һәм җиңү теләге күрсәттеләр. Алар арасында Савгач мәктәбеннән Даниил Федоров аерылып торды – ул беренчелекне яулады. Икенче урында – Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Матвей Майоров, өченче урында икенче мәктәптән Кәрим Әгъләмиев.
Өлкән сыйныф кызлары арасында да көрәш киеренке булды. Иң яхшы нәтиҗәне Савгач мәктәбеннән Анастасия Иванова күрсәтте, икенче урынны Аксубайның икенче мәктәбе вәкиле Рузия Хөснуллина алды, өченче урында – Савгач мәктәбеннән Ульяна Синдимирова.
Команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча тренер-остаз Геннадий Горбунов әзерләгән икенче Аксубай мәктәбе командасы җиңүче дип табылды. Көмеш медальләргә – тренер-остаз Радик Канафин җитәкчелегендә Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары, бронза медальләргә тренер Анатолий Охотников җитәкчелегендәге Савгачев мәктәбе җыелма командасы лаек булды.
Нет комментариев