Аксубай районында сайлау комиссиясе әгъзалары бүләкләр алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сайлау комиссиясе әгъзалары бүләкләр алды

Район Советы сессиясендә тармакларның алдынгы хезмәткәрләрен һәм җәмәгать активистларын бүләкләделәр.

Район башлыгы Алмаз Мингулов намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм сайлаучыларның законлы хокукларын тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен 604 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмзия Хисмәтуллинага һәм участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Черновага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Комитеты Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район җитәкчесе аларга сайлау эшенә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев