Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында күп балалы гаилә янгыннан зыян күргән: ярдәм кирәк

Трудолюбово авылында яшәүче Рафаэль һәм Альбина Канәфиннар гаиләсенә кайгы килде.

29 августта аларның йорты янып бетә, уттан барлык каралты-куралар юк ителә.

Хәзер гаиләнең йорты да, яшәү өчен акчасы да юк. Кием-салым да, беренче кирәк-ярак әйберләре дә калмаган. Без әле күптән түгел генә биш бала тәрбияләүче авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм тәрбияле гаиләсе турында язган идек. Аларны үрнәк гаилә буларак район чарасында хөрмәтләделәр.

Гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыю турында игълан итәбез. Ярдәмнең кечкенәсе дә, зурысы да юк, кемнең ничек көченнән килә, күмпе акча күчерә ала ярдәм итәргә тырышыйк.

Акчаны 8-939 338 86 31 номеры буенча АкБарс банкы, Саклык банкы, Россельхозбанк карталарына күчерергә була, карта хуҗасы Канафин Ранис Рафаэлевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев