Аксубай районында экологик икеайлык башланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында экологик икеайлык башланды

Районда территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча ике айлык старт алды.

Акция май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Апрельдә барлык җирлекләрдә массакүләм өмәләр узачак.

Әмма оешма-учреждениеләр коллективлары рәсми белдерүне көтәргә тиеш түгел – җыештыруны хәзердән үк башларга мөмкин. Карны таратырга, кар эрегән һәм кипкән урыннарда чүп-чарны җыярга, тирә-як чистарак булсын өчен предприятие һәм оешмаларга беркетелгән территорияләрне җыештыру эшләрен башларга.

Шәхси йорт хуҗаларына да шулай ук йорт яны территорияләрен тәртипкә китерергә кирәк. Чисталык һәм тәртип – безнең уртак эшебез. Безнең һәркайсыбыз Аксубайның, район авылларының йөзен ямьләндерүгә, чистарак итүгә өлеш кертә, аларны уңайлы һәм тәртипле итә ала.


Нет комментариев