Район Советында район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышы узды.
Утырышта балалар һәм мәгариф оешмаларында хезмәткәрләр белән коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Утырыш барышында шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Иҗтимагый Советның коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлегендә коррупциягә каршы пропаганда мәсьәләләре каралды.
Комиссия рәисе Алмаз Мингулов башкарылган эшнең мөһимлеген ассызыклады һәм алдагы өстенлекләрне билгеләде.
– Коррупция фактларына юл куймау – җәмгыять үсешенең төп факторы һәм гаделлек нигезе, – дип билгеләп үтте ул. – Яшь буын бу күренешкә каршы көрәшнең мөһимлеген аңласын өчен алар белән бу эшне актив дәвам итәргә, тематик бәйгеләргә, чараларга җәлеп итәргә, шулай ук оешмаларда коррупциягә каршы эшне көчәйтергә кирәк. Очрашу йомгаклары буенча ул үтәү өчен билгеләнгән сроклар белән конкрет беркетмә йөкләмәләре бирде.
Нет комментариев