Аксубай районында 2383 мәктәп укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлады
Аксубай районының мәгариф учреждениеләрендә Белем көне узды.
Ул 2383 укучы өчен яңа уку елы башлануы турында белдерде. Алар арасында 165 – беренче сыйныф һәм 106 унынчы сыйныф укучысы бар.
Тантаналы линейкалар бөтен район буенча узды. Район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучыларын Белем көне белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, район башлыгы Камил Гилманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина котладылар.
Тантаналы линейка һәр сыйныфка – дусларча, күңелле, актив, кызыксынучан ... дигән исемнәр бирүдән башланды һәм ул бәйрәмгә күтәренкелек өстәде.
Бәйрәмнең төп гаеплеләре – оялчан беренче сыйныф укучылары һәм дулкынланган чыгарылыш укучылары иде. Мәктәптәге барлык чаралар кебек үк, Белем көне дә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланып китте.
Тантаналы линейканы мәктәп директоры Энҗе Туктарова ачты.
– Яңа уку елында һәркайсыгызның белем илендә җиңүләре, казанышлары күп булсын, ә мәктәп икенче йорт булсын, – дип сәламләде укучыларны мәктәп директоры.
– Мәктәп еллары тиз уза, ә белем Сезгә киләчәктә укуда, эштә һәрвакыт кирәк булачак. Белемгә ия булган һәм яңаны үзләштергән кеше генә тормышта югарылыкка ирешергә сәләтле, – диде район башлыгы Камил Гилманов укучыларга яңа уку елында теләкләр теләп.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, моның өчен бөтен шартлар да бар – мәктәп уңайлы һәм җылы, мөгаллимнәр – профессионаллар, ә уку сыйныфлары барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
Мәктәп директоры үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ярдәм иткәне өчен район башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды.
Спорт министры Владимир Леонов үзенең чыгышын беренче сыйныф һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына юнәлтте. Ул беренчеләренә уңышлы мәктәп юлы, ә икенчеләренә киләчәктә кирәкле белгеч булу өчен һөнәрне дөрес сайлалуларын теләде.
Владимир Леонов укучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлады. Ул Аксубай районында спорт инфраструктурасы бик нык үскән, дип билгеләп үтеп, барысын да спорт белән шөгыльләнергә чакырды.
– Аксубай бүген спорт корылмалары ягыннан иң бай районнарның берсе. Спорт белән шөгыльләнегез, алга табан гына хәрәкәт итегез, – дип теләде Владимир Леонов.
Укучыларга һәм педагоглар коллективына үзенең теләкләрен мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина да җиткерде.
40 ел балалар тәрбияләүгә багышлаган, шуның 20 елын шушы мәгариф учреждениесендә директор урынбасары булып эшләгән тәҗрибәле педагог һәм остаз – мәгариф отличнигы Флюра Мөкаддис кызы Фәхретдинованы мәктәп көчле алкышлар белән каршы алды һәм рәхмәт белдереп озатты.
Беренче сыйныф укучыларын сәламләү дулкынландыргыч мизгел булды. Яңа юлның башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.
Беренче сыйныф укучылары, унберенче сыйныф укучылары белән кулга-кул тотынышып, кыюсыз гына мәктәп баскычыннан күтәрелделәр. Мәктәп 11 ел дәвамында алар өчен икенче гаилә булачак. Хәерле юлга, белем дөньясына, кадерле укучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев