Аксубай районы прокуроры «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы прокуроры «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Аксубай районы прокуроры Динар Низамов хакимият бинасында узган традицион «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Динар Низамов чыршыдан 13 яшьлек Кристинаның теләге язылган хатны алган иде һәм менә бүген ул кызчыкның хыялын тормышка ашырды, аңа волейбол уйнаганда кия торган кроссовкалар бүләк итте.

— «Теләкләр чыршысы» акциясе – бу балаларның хыялларын тормышка ашыру һәм сабыйларга могҗизага ышаныч бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек. Башкаларга яхшылык һәм шатлык бүләк итегез! Бу бик күңелле! — дип уртаклашты Динар Низамов.


Нет комментариев